tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Яңагош авылында Гази Заһитов исемендәге музейда һәм аның каберендә булды
Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Яңагош авылында Гази Заһитов исемендәге музейда һәм аның каберендә булды

Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Яңагош авылында Гази Заһитов исемендәге музейда һәм аның каберендә булды

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортостан Республикасы Мишкә районы Яңагош авылында Гази Заһитов исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музеенда булды. Исегезгә төшерәбез, Милли шура рәисе иртән тугандаш республикага эш визиты белән килде.

Милли шура рәисен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якупов, Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев  озатып йөри.

Мишкә районы Мишкә авылында делегатларны урындагы район хакимияте башлыгы урынбасары Лариса Александрова каршы алды. Лариса Геннадий кызы
Мишкә районы үзәгендә төзелүче Батырлар аллеясы белән таныштырды, Гази Заһитовка һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышланган һәйкәл проектының видеопрезентациясен тәкъдим итте.

Киләсе тукталыш – Яңагош авылында урнашкан Гази Заһитов исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү йорт-музее. Ул Яңагошта 2007 елда ачылган.

Васил Шәйхразыев һәм калган кунаклар музей янындагы мәйданчыкта Татарстан бүләге – 10 төп зәңгәр чыршы утырттылар.

Авыл тарихы, Заһитовларның нәселе, Гази Казыйхан улы хакында музей җитәкчесе Заһитов Айрат Нәгыйм улы бәян итте. Каһарманның туган нигезе урынында торган йорт белән танышканнан соң, юлчылар Гази Заһитов зиратында булып, дога кылдылар.

 

Мишкә районының Яңагош авылы – Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр уткән батыр сугышчы, Рейхстагка беренче булып байрак кадаган кеше – Гази Заһитовның туган ягы. Галимҗан Бикбулатов инициативасы белән 1987 елда авылда Гази Заһитов музее ачыла. 2007 елда музей яңа бинага күчә. Миякә районы узәгендә Советлар Союзы Геройлары исемнәре язылган стелада Гази Заһитов исеме дә урын алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*