tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербург татарлары турында китапны Казанда тәкъдим итәчәкләр
Санкт-Петербург татарлары турында китапны Казанда тәкъдим итәчәкләр

Санкт-Петербург татарлары турында китапны Казанда тәкъдим итәчәкләр

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә «Нева елгасы ярларында — татарлар» китабын Казанда тәкъдим итүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапны 21 октябрьдә, Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында тәкъдим итәчәкләр. Чарада басманың авторы Рәхим Теляшов та катнашачак.

Китапта Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге татар милли-мәдәни, ветераннар, дини, хатын-кызлар, спорт һәм башка берләшмәләрнең эшчәнлеге сурәтләнә. Басма Төньяк башкала икътисадына, фәненә, мәгарифенә һәм мәдәниятенә саллы өлеш керткән күренекле татар эшлеклеләре турында сөйли. Шулай ук игътибарга лаек, зур чараларның исемлеге дә күрсәтелгән.

Әлеге монографияне автор архив чыганакларына һәм замандашларының истәлекләренә нигезләнеп, 7 елдан артык әзерләгән. Якынча 700 битле китап эчтәлекле, шулай ук фотографияләргә һәм рәсемнәргә бай. Аны төбәктәге татар меценатларының акчасына чыгарганнар. Китап төбәктәге татарлары тарихының яңа битләрен ачуга зур өлеш кертә.

Очрашуда шулай ук, мәдәни-агарту мәсьәләләре, милли кыйммәтләрне һәм туган телне саклауга юнәлгән чаралар уздыру турында да фикер алыштылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*