tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Башкортостан Республикасында.

Бүген татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу узды. Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм милләттәшләребезнең сорауларына җавап бирде.

Очрашу Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиллеге офисында узды. Бирегә шулай ук Башкортстан Республикасы  Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов килде.

Очрашуда ике республиканың дустанә мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлеге турында, Даян Мурзинга бюст ачу мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*