tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарих институты җанисәп уңаеннан татарлар турында анимацияле фильм ясаган
Тарих институты җанисәп уңаеннан татарлар турында анимацияле фильм ясаган

Тарих институты җанисәп уңаеннан татарлар турында анимацияле фильм ясаган

Җанисәп уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты ясаган татарлар турында анимацияле фильмны бүген «Татар-информ» агентлыгында тәкъдим иттеләр.

«Татары: единство в разнообразии» («Татарлар: төрлелектә бердәмлек») фильмы «Татар-информ»да тәкъдим ителгәннән соң институтның ютуб каналына урнаштырылды. Ун минутлык видеода татар тарихы, милләтнең үзенчәлеге чагыла. Дөньяның төрле почмакларына сибелгән татарлар турында да мәгълүмат китерелә.

«Милли үзаңыбызның нигезендә борынгы тарихыбыз тора. Кайларда гына яшәсәк тә, нинди генә җирле үзенчәлекләр булса да, безне барыбызны да уртак тарихыбыз, уртак мирасыбыз берләштерә. Бу ролик та шуның турында бара», — дип таныштырды институт директорының урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Фильмны Тарих институты «Теория» креатив агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов белән берлектә әзерләгән. Институт моңарчы да тарихи роликлар ясаганда Илдар Әюпов белән хезмәттәшлек иткән булган.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*