tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Белоруссиянең татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсенә ноутбук бүләк итте
Васил Шәйхразыев Белоруссиянең татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсенә ноутбук бүләк итте

Васил Шәйхразыев Белоруссиянең татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсенә ноутбук бүләк итте

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Белоруссиянең «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенә ноутбук бүләк итте.

Васил Шәйхразыев Минскида «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» темасына үткән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ул конференция эшен югары бәяләде, Белоруссиядә татар мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Чит төбәкләрдә, чит илләрдә ватандашлар белән очрашу күңелгә рәхәт. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Бөтендөнья татар конгрессының чит илләр белән алып барган эшен югары бәяләве безне рухландыра. Безнең 45 илдә булган оешмаларыбыз чыннан да бик матур эшли. Россотрудничество, РФ Тышкы эшләр министрлыгының вәкиллекләре татар оешмаларына һәрвакыт ярдәм итә. Без аларга рәхмәтле», – диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе сүзләренчә, Россия ватандашлары, милләтенә карамастан, чит илләрдә Россотрудничество канаты астына сыена ала.

«Иртәгә Белоруссиягә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килә. Ул, беренче чиратта, татарлар белән очрашачак. Чит илләргә барса, җитәкчебез милләттәшләр белән күрешүне һәрвакыт алгы планга куя. Күзгә-күз күрешкән вакытларда төрле кыен мәсьәләләр хәл ителә. Кайвакыт ил җитәкчелегенә җиткерәсе мөрәҗәгатьләр дә була. Рәисебез берсен дә игътибарсыз калдырмый, милләттәшләр өчен кирәк вакытта сүзен әйтә белә», – диде Васил Шәйхразыев.

«Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Левшевич бүләк өчен зур рәхмәтен җиткерде. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә берләшмәнең чараларында 130лап татар даими катнашуын әйтте.

«Без милләттәшләрне берләштереп кенә калмыйбыз, ә Белоруссия халкына милли моңнарыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне танытабыз. Төрле милләт вәкилләренең үзенчәлеге белән таныштыруга багышланган чаралар Белоруссиядә еш үткәрелә. Без аларны калдырмаска тырышабыз», – диде Эльвира Левшевич.

Эльвира Левшевич Белоруссия татарларының «Ләйсән» фольклор ансамблен дә җитәкли. Ансамбльдә, бер казах кызыннан кала, барысы да татарлар. Алар Белоруссиягә төрле елларда Татарстаннан һәм Башкортстаннан күченеп килгәннәр. Татар телен югалтмас өчен әдәби китаплар укырга, үзара да, гаиләләрендә дә туган телдә аралашырга тырышалар.

Ансамбльнең җитәкчесе Башкортстанның Кушнаренко районы Шәрип авылында туып үскән. Эльвира Левшевич 1984 елда кияүгә чыгып, Белоруссиягә күченеп киткән булса да, татар телендә иркен аралаша.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*