tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Семей шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабан туе узачак
Семей шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабан туе узачак

Семей шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабан туе узачак

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Семей шәһәрендә. Биредә аның Татар сәнгать мәктәбен карауда катнашуы көтелә.

10 сентябрьда Семей шәһәренең “Бейбитшилик” утравында I  Иртыш буе Халыкара Сабантуе узачак. Аңа Россиянең Иртыш елгасында урнашкан барлык шәһәрләреннән дә күп сандагы татарлар чакырулы. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе  Васил Шәйхразиев Абай өлкәсе Акимының урынбасары Шалкар Байбеков белән берлектә Сабантуйның үткәрелү урынында булдылар.

Татарстан Республикасыннан бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп Актаныш муниципаль районы беркетелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*