tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Безнең алда Стратегияне һәр татарга җиткерү бурычы тора”
Васил Шәйхразыев: “Безнең алда Стратегияне һәр татарга җиткерү бурычы тора”

Васил Шәйхразыев: “Безнең алда Стратегияне һәр татарга җиткерү бурычы тора”

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Урал Федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән планлы очрашуы узды.

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәдә эшли. Бу хакта чараның модераторы – Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Л.Р.Колесникова хәбәр итте: «Халыкара «Татар кызы» бәйгесе нәкъ Чиләбе шәһәрендә барлыкка килде. Ул уңган татар кызларын гына берләштереп калмыйча, гаиләләрне, буыннарны берләштерде. Аерым горурлык хисен «Идел-йорт» конкурсында җиңүче булып танылган халык театрыбыз уята. Театрның әйдәп баручы артистлары – «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгеләренең элеккеге катнашучылары. Бүген алар башкаруында «Башмагым» спектаклен карау да каралган”.

Ул шулай ук Бөтенроссия халык санын алу турында да искәртеп узды. «Без үзебезне милләт буларак саклап калырга тиешбез. Татарлар – күпмилләтле Россиянең аерылгысыз өлеше. Татар халкының киләчәге һәрберебездән тора», – диде Л.Р.Колесникова.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев, үз чиратында, Конгресс эшчәнлеге үзенчәлекләре турында сөйләде.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнелгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы турында әйтеп узды. “Безнең алда әлеге документны һәр татарга җиткерү бурычы тора”, — диде Шәйхразыев.

ТР Вице-премьеры Мәскәүдә узырга тиешле Федераль Сабантуй турында да искә төшерде. 2020 елда санитар-эпидемиологик хәлләрне күздә тотып, чараны үткәрүдән баш тартырга туры килде. “Быел Федераль Сабантуй 19 июньдә Нижневартовск шәһәрендә узачак. Бөтенроссия авыл Сабантуе исә 3 июльгә планлаштырылган. Ул Мөслим җирендә узачак”, – дип өстәде ул.

Ахырда В.Г. Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгы турында хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, Конгрессның шушы еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалачак.

Башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар белән Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Р.Х. Насыйров чыгыш ясады.

Узган елның октябрендә Курган шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды. Бу хакта «Урал арты татарлары» Курган региональ иҗтимагый оешмасы рәисе М.Р. Юнысов сөйләде.

Әйткәнебезчә, ХХ Федераль Сабантуйны Нижневартовск шәһәрендә үткәрү планлаштырылган. Әлеге чарага әзерлек барышы белән Нижневартовск шәһәренең “Мирас” татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Р. Мөхәммәтҗанов таныштырды.

Свердловск өлкәсе иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге турында Свердловск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе А.Р. Мөхетдинов сөйләп узды.

Чара ахырында актив милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм медальләре тапшырылды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*