tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Яктылык” мәктәбе белән танышты
Данис Шакиров “Яктылык” мәктәбе белән танышты

Данис Шакиров “Яктылык” мәктәбе белән танышты

Татарлар:гамәл стратегиясен тормышка ашыру максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Самара өлкәсенә сәфәр кылды. Биредә 90нчы еллардан бирле “Яктылык” мәктәбе эшли. Бүгенге көндә белем алу йортында 500дән артык бала туган телен өйрәнә.

Милли киемнәр кигән укучылар кунакларны җыр- биюләр һәм чәк-чәк белән каршы алды. Көрәш секциясенә йөрүче егетләр дә кунаклар килүенә әзерләнгәннәр: алар  үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Мәктәп белән танышканнан соң, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров ата – аналар, укытучылар һәм оешма җитәкчеләре белән очрашты. Ул Самарадагы 7 нче санлы мәктәптә татар теле өйрәтелә башлавы, аларга эшне җайга салуда “Яктылык” мәктәбе укытучыларының да тәҗрибә белән уртаклашуы кирәклеген җиткерде.

Данис Шакиров милләттәшләребезгә “Татарлар:гамәл стратегиясе” кысаларында оештырылучы чаралар, шул исәптән Халык санын алуга әзерлек хакында сөйләде. “Без бердәм һәм бергә булырга тиешбез,” – дип ассызыклады ул.

Шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесе татар балаларын Казанга экскурсияләргә килергә чакырды һәм югары уку йортларына укырга керүдә ярдәм күрсәтү хакында сөйләде.

Очрашуда әти- әниләр дә үзләрен борчыган сорауларны җиткерде. Шуларның берсе: “Яктылык” мәктәбендә укучылар саны арту сәбәпле, укыту ике сменага бүленгән. Әти-әниләр уку йортына бирелгән тагын бер бинаны төзекләндерүдә Татарстаннан ярдәм сорадылар. Данис Шакиров бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барылун әйтте.

Очрашу ахырында “Яктылык” мәктәбе укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе “Яктылык” мәктәбенә, Самара татарларына һәрвакыт булышып торучы “Дуслык” татар оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаевка рәхмәтен җиткерде һәм матур әдәбият алу өчен сертификат бүләк итте. Фәхретдин Канюкаев аны мәктәпкә тапшырды. Шулай ук милләттәшләребезгә “Татарлар: гамәл стратегиясе” таратылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*