tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсе, ХМАО-Югра, ЯНАО татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсе, ХМАО-Югра, ЯНАО татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсе, ХМАО-Югра, ЯНАО татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Урал федераль округына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары, ХМАО-Югра, ЯНАО вәкилләре белән очрашты.

Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы Төмән өлкәсе татарлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Шулай ук, утырышта Васил Шәйхразыев 2021 елга планнар, шул исәптән Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы һәм Себер татарлары мәдәниятенә багышланган музей проекты турында сөйләде. Әлеге музей проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнә.

Көн азагында Чиләбе татар халык театры башкаруында “Башмагым “спектаклен карау планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*