tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Ослан районында Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылачак
Югары Ослан районында Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылачак

Югары Ослан районында Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылачак

Югары Осланы районының Печище авылында урнашкан Беларусь әдәбияты классигы Янка Купала музеенда 2 февральдә Муса Җәлилгә багышланган күчмә күргәзмә ачылачак.

Муса Җәлил музей-фатирының «Өзелгән җыр» дип аталган күчмә күргәзмәсе Советлар Союзы Герое, Бөек шагыйрьнең тууына 115 ел тулуга багышлана.

«Күргәзмә ел саен Янка Купала музеенда уза. Бер-берсе белән таныш булмасалар да, Җәлил белән Янка Купаланы күп нәрсә берләштерә. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы вакытында иҗат итә, Бөек Җиңүгә кадәр яши алмый», — диде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов.

Аның сүзләренчә, чара кысаларында үзенчәлекле дәресләр узачак.

«Ике шагыйрь-ике язмыш» дигән дәрес әдәбиятчыларның Бөек Ватан сугышы вакытында язмышы һәм иҗаты турында сөйли, шулай ук «Каләм-Халык тавышы» дип исемләнгән дәрес һ.б. үтәр, дип ниятләнә», — диде Ленар Нәгыймов.

«Өзелгән җыр» күчмә күргәзмәсе 1 мартка кадәр эшләячәк.

Гадел Әхмәтҗанов
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*