tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара шәһәренең 7 нче санлы мәктәбендә татар теле дәресләрен кертергә әзерләнәләр
Самара шәһәренең 7 нче санлы мәктәбендә татар теле дәресләрен кертергә әзерләнәләр

Самара шәһәренең 7 нче санлы мәктәбендә татар теле дәресләрен кертергә әзерләнәләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Самара өлкәсендә. Сәфәрен ул Самара шәһәрендәге 7 нче санлы Россия Герое М.Т.Калашников исемен йөртүче мәктәптән башлый.

Самара шәһәрендә татар балалары туган телендә белем ала торган “Яктылык” мәктәбе бар. Ләкин хәзер ул барлык теләүче балаларны да үзенә сыйдыра алмый. 7 нче санлы мәктәптә татар телен укыта башлау шул мәсьәләне чишү юлларының берсе булачак.

Биредә 120 татар баласы факультатив дәрес буларак туган телен өйрәнә. Узган ел аларның әти- әниләре мәктәп директоры исеменә балаларга татар телен укытуны сорап гариза язган. Шуның нигезендә, балалар уку елы башыннан татар телен факультатив дәрес буларак укый башлаган. Бу эшне тормышка ашыруда Самарадагы “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев зур булышлык күрсәтә.

Хәзер әти-әниләр татар теленең фән буларак укытылуын тели. Бу хакта алар бүген мәктәп җитәкчелеге белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашында узган киңәйтелгән утырышта фикер алышты. Данис Шакиров мәктәп директоры урынбасары Валентина Толстовага татар теле кабинетын җиһазландыру өчен Татарстан ярдәм итәргә әзер диде. Китапханәгә 300 данә матур әдәбият та бүләк ителәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров татар балаларына дәреслекләр дә алып килгән иде. Шулай ук актив милләттәшләребезгә һәм татар телен үстерүдә булышлык иткән өчен 7 нче санлы мәктәп директоры Галина Путинцевага Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*