tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бурятиядә татарлар белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бурятиядә татарлар белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бурятиядә татарлар белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев Бурятия Республикасына эшлекле сәфәре барышында биредә гомер итүче милләттәшләребез белән дә очрашты. Бурятиядә 6 мең 800дән артык татар яши. Алар үзләренең милли-мәдәни автономиясен булдырды. Җитәкчесе – Саҗидә Баталова.

Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе “Алмагачлар ата” проектын тормышка ашыра. Максатлары – Усть-Кяхта авылында музей-утар булдыру һәм анда туристларны җәлеп итеп, аларны милли ризыкларыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез белән таныштыру. Бу юкка гына түгел. 1952 нче елда Усть-Кяхта авылына татарлар килеп урнаша. Алар үзләре белән алмагач үсентеләре дә алып килә. Шулай итеп авылда алма бакчасы үсеп чыга. Хәзерге вакытта актив милләттәшләребез шул вакытларны истә тотып, “Алмагачлар ата” проектын җәелдерергә тели. Аны тормышка ашыруда Татарстан Республикасы да булыша.

Васил Шәйхразыев Усть-Кяхта авылында музей-утар барлыкка киләчәк урын белән танышты. Шулай ук милләттәшләребез белән очрашып, “Алмагачлар ата” проектын тормышка ашыру буенча фикер алышты, нинди ярдәм кирәклеге хакында сорашты, тәкъдимнәрне тыңлады.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*