tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чернушка районының татар җәмәгатьчелеге белән очрашты 
Васил Шәйхразыев Чернушка районының татар җәмәгатьчелеге белән очрашты 

Васил Шәйхразыев Чернушка районының татар җәмәгатьчелеге белән очрашты 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән белән Пермь краенда.

Бүген биредә Чернушка районының татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашу узды. 1731 елда нигез салынган Сулмаш татар  авылында кунакларны җирле татар иҗтимагый оешмасы рәисе Рәисә Сәлахова каршы алды. Ул биредә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы һәм мәдәни оешма эшчәнлеге белән таныштырды.

Очрашуда катнашучылар Сулмаш авылының мәдәният йортында җылы һәм нәтиҗәле әңгәмә кордылар. Шулай ук, оешмага Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар бүләк ителде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*