tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан шәһәрендә фәнни-гамәли конференция узды
Әстерхан шәһәрендә фәнни-гамәли конференция узды

Әстерхан шәһәрендә фәнни-гамәли конференция узды

26 октябрь көнне Әстерхан төбәге иҗтимагый оешмасы – “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте оешмасы «Әстерхан өлкәсендә татар авыллары һәм татар бистәсе барлыкка килү» дигән темага фәнни-гамәли конференция уздырды.

2002 елда халык санын алу мәгълүматлары буенча, Әстерхан өлкәсендә татарлар саны  70 590 (7,0 %), 2010 елда: 60 523 (6,6 %).

Конференциядә татарлар тарихына кагылышлы чыгышлар шактый булды. Әстерхан өлкәсе Икрән районындагы Яңа Болгар авылының тарихы турында төбәк тарихын өйрәнүче, күп санлы китаплар авторы Ш.К.Сираҗетдинов сөйләде. Идел буе районының Киленче татар авылы материаллары белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.И.Есинбаева таныштырды.

Җәмәле (Три Протока) авылы тарихы турында, җирле шагыйрә Мәйсәрә Өмәрова китаплары материалларына таянып, педагогия хезмәте ветераны Г.Я. Мәүлидова чыгышы яңгырады.

Конференциядә катнашучыларга медицина фәннәре докторы, төбәк тарихын өйрәнүче, Әстерхан өлкәсенең Россия сәламәтлек тармагын күзәтчелек итү оешмасы җитәкчесе А.Р. Өмәрова үз китабын тәкъдим итте.

Әстерхан бистәсенең Тияк атамасы буенча тарихчы А.Г. Приезжев сөйләде.
Милләтнең тарихын, мәдәниятен саклап калу һәм үстерүдә туган телнең роле турында Әстерхан шәһәренең 74нче санлы Габдулла Тукай исемендәге мәктәп директоры Н.В. Гоголева чыгыш ясады. Әлеге татар мәктәбе Әстерхан шәһәрендә 1926 елдан бирле  татар мәктәбе эшләп килә.

Исегезгә төшерәбез, XX гасыр башында,1911 нче елда Әстерхан шәһәрендә шагыйребез Габдулла Тукай яшәп киткән була.

2013 елда Әстерханда Татарстан Республикасы тарафыннан Иске Татар бистәсе территориясендә Габдулла Тукай һәйкәле урнаштырыла. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы А.А. Жилкин катнаша.

2021 елның февраль аенда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В.Г. Шәйхразыев Әстерхан өлкәсенә эшлекле сәфәре белән килгән вакытта,  Г.Тукай исемендәге 74нче санлы мәктәп ишегалдында да Габдулла Тукайның бюсты ачыла.

Фәнни-гамәли конференциянең икенче өлеше панель-дискуссия форматында барды. Чарада Әстерхан төбәге иҗтимагый оешмасы – “Дуслык” татар милли мәдәни җәмгыяте рәисе Ә.И. Алмаев, Татарстан Республикасыннан «Казан утлары» баш мөхәррире – Рөстәм Галиуллин, «Мәдәни җомга» гәҗитенең баш мөхәррире – Вахит Имамов, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе, журналист, язучы – Ләбиб Лерон һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе – Ленария Мөслимова катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*