tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Барда районы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Милли Шура рәисе Барда районы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Милли Шура рәисе Барда районы татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бүген, 26 октябрьдә, Барда мәдәният һәм ял үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда районының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Чараны районы башлыгы Хәлил Алапанов ачты.

Очрашуда катнашучылар арасында Пермь крае губернаторы администрациясе эчке сәясәт департаментының милли мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Анастасия Субботина да бар иде.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә ТР Вице-премьеры эш сәфәре белән Пермь краенда булды. Биредә берничә эшлекле очрашу һәм XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру буенча утырыш узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*