tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Риваять” төркеменең 10 еллык юбилеена багышланган матбугат конференциясендә катнашты
Данис Шакиров “Риваять” төркеменең 10 еллык юбилеена багышланган матбугат конференциясендә катнашты

Данис Шакиров “Риваять” төркеменең 10 еллык юбилеена багышланган матбугат конференциясендә катнашты

Бүген «Татар-информ» агентлыгында “Риваять” этно-төркеменең 10 еллык юбилеена багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, “Риваять” төркеменең җитәкчесе Руслан Габитов һәм төркемнең талантлы артисты Илмир Ялалов катнаштылар.

Үз чыгышында Данис Шакиров “Риваять” төркеменең пандемиягә кадәрге чорда шыгрым тулы заллар белән концертлар уздыруын һәм татарлар күпләп яшәгән регионнар этно-төркемне сорап  чыгыш ясарга даимичакыруларын ассызыклап узды. “Төрки-татар сәнгатебезне заманча итеп регионнардагы милләттәшләребезгә җиткерә алу зур тырышлык сорый. 13 кешелек төркемнән яшьлек бөркелеп тора”, – дип сөйләде конгресс җитәкчесе. Үз чыгышы ахырында ул иң актив артистларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*