Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Приморье краеның Владивосток шәһәренә килде. Аэропортта аны күренекле эшмәкәр-меценат Эльмир Илдар улы Вәлитов каршы алды.
Биредә Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батаршин хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы узачак. Шулай ук Ерак Көнчыгыш Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын үткәрү планлаштырыла.