tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутск шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутск шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутск шәһәренә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Якутск шәһәренә килде. Якутск Халыкара аэропортында аны Саха (Якутия) Республикасының Хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Местников,  “Туган як” татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов каршы алды.

Бүген  Васил Шәйхразыев “Татарстан-Якутия дуслыгы” аллеясы булачак урынны, Сабантуй һәм Ыссыаха милли бәйрәмнәр узачак урыннар белән танышачак. Шулай ук эшлекле сәфәр кысаларында вице-премьерның Милли сәнгать музее, Суорун Омоллоон исемендәге Саха (Якутия) Республикасы дәүләт опера һәм балет театры, Якутск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге белән танышу да планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Саха (Якутия) Республикасы башкаласында 22-24 июнь көннәрендә Татарстан көннәре узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*