tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Почта маркаларында ислам тарихы чагылышы» күргәзмәсе эшли башлады
Казанда «Почта маркаларында ислам тарихы чагылышы» күргәзмәсе эшли башлады

Казанда «Почта маркаларында ислам тарихы чагылышы» күргәзмәсе эшли башлады

Татарстан Милли китапханәсендә коллекционер Альберт Кадыйровның «Почта маркаларында ислам тарихы чагылышы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә 1950 – 2014 елларда төрле мөселман илләре почталары чыгарган маркалар тәкъдим ителә.

«Маркалар безне борынгы чор белән тоташтыра. Илнең тарихын, мәдәниятен чагыштыручы визит карточкасы ул. Язышканда элек хатларда шәхси мөһер торган булса, хәзер ул функцияне маркалар үти. Кеше конверт белән хатны кулга алганда килгән илнең мәдәниятен, тарихын, шәхесен, архитектурасын күрә. Һәм шул ил белән күбрәк кызыксына башлый», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Күргәзмәдә галим-мәгърифәтчеләр Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдинга багышланган маркалар да бар. Россия, Төркия, Сүрия, Үзбәкстан, Йәмән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре почталары маркаларын күрергә мөмкин.

Альберт Кадыйров маркаларны мөселман илләрендә булганда җыя башлаган. «Мин Малайзиядә укыдым. Аларның маркаларны флора-фаунаның үзенчәлегенә багышланган иде, бу мине шаккаттырды. Үземә кызык булганнарын туплый башладым. Стажировкада гарәп илләрендә булдым: Мисыр, Судан, Сүрия һ.б. Коллекция шулай туплана башлады», – диде ул.

Коллекционер әйтүенчә, ислам тарихына багышланган маркаларны әле дә чыгаралар. «Күптән түгел Болгар Ислам музее ярдәме белән Идел буе Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган марканың рәсми чыгарылышы булды. Ул алга таба конвертларга ябыштырылачак. Шулай итеп, Болгар архитектурасы да тарихка кереп кала», – ди ул.

«Моннан соң бу күргәзмә киңрәк форматта Болгарга күчәчәк – анда ул аять-хәдисләр белән баетылачак. Күргәзмә белән чит илгә дә чыгарга ниятлибез. Бу дәүләтнең күбрәк танылуына да ярдәм итә. Үз кешеләребез өчен дә гыйлемне арттыруга бер этәргеч. Күргәзмәдә 200дән артык марка куелды, монда аның бер өлеше генә. Киләчәктә маркаларны җыюны дәвам итәчәкмен», – диде Альберт Кадыйров.

  • Альберт Кадыйров – коллекционер, тәрҗемәче. Күргәзмәдә аның 1950 – 2014 елларда төрле мөселман илләре почталары чыгарган маркалары тәкъдим ителә. Маркаларның сюжетлары гыйффәтлелек, батырлык, юмартлык, гаделлек һәм мәхәббәт кебек мәңгелек кыйммәтләргә багышланган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*