tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә барачак
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә барачак

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Әстерхан өлкәсенә барачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 24-26 нчы февраль көннәрендә Әстерхан өлкәсендә очрашулар уздырачак. Визит “Татарлар: гамәл Стртегиясе”н тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Көн тәртибендә өлкә губернаторы Игорь Юрьевич Бабушкин белән рәсми очрашу, шулай ук Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән утырыш каралган.

Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Г. Тукай исемен йөртүче 74 нче номерлы мәктәпкә дә бара. Биредә бөек шагыйрьгә бюст ачылу тантанасы узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*