tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Оренбург шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Оренбург шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Оренбург шәһәренә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның Оренбургка визиты 24-26 нчы февральгә билгеләнгән. Бүген аэропортта аны Оренбург өлкәсе Хөкүмәтенең Эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе Роман Цуканов, татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдус Дәүләтов һәм башка милләттәшләребез каршы алды. Иртәгә, 25 нче февральдә Милли шура рәисе Оренбург шәһәрендәге патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Эшлекле визит барышында, Оренбург өлкәсе җитәкчелеге белән очрашулар каралган. Васил Шәйхразыевның килүен милләттәшләребез дә көтә. Идел буе Федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын тапшыру тантанасы узачак.

Оренбург өлкәсе татарлары юбилейлар билгеләп үтә. Бу – өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең 20 еллыгы һәм өлкәдәге Милли хәрәкәтнең 30 еллыгы. Васил Шәйхразыев шул уңайдан оештырылган чараларда да катнашырга тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*