tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхан шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Әстерхан шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Әстерхан шәһәрендә татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты

“Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыру максатыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Әстерханның «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы – татар милли мәдәни җәмгыяте активы һәм Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни хәрәкәте вәкилләре белән очрашты.

Биредә ТР Вице-премьеры милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының гамәлгә ашырыла торган проектлары турында сөйләде, 2021 елга планнары белән уртаклашты. Әңгәмәнең төп сүзе Милләт Җыенында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” турында булды. Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне Стратегиягә төп документка буларак таянырга өндәде.

Шулай ук, чарада  рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале  Әстерхан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 74нче номеры урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гоголева Надежда Викторовнага тапшырылды.  Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халыкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Әстерханның «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы – татар милли мәдәни җәмгыяте рәисенең урынбасары Бикбаева Роза Сәфәр кызы бүләкләнде.

Татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә өлеш керткән өчен Әстерхан өлкәсенең  «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы – татар милли мәдәни җәмгыяте әгъзалары Ажгильдеева Галия Әхтәм кызы, Гусейнова Тәнзилә Равил кызы, Вафин Рәхимҗан Салих улына Татарстан Республикасының рәхмәте белдерелде.

Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан,  «Дуслык»  татар милли мәдәни җәмгыятенә милли костюмнар сатып алу өчен сертификат тапшырылды.

Чара ахырында кунакларга татар эстрадасының популяр җырчысы, Татарстан Республикасының һәм Башкортостан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм Әстерхан өлкәсе иҗат коллективлары концерты тәкъдим ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*