tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлык дәресе
Батырлык дәресе

Батырлык дәресе

Ижау шәһәренең 10 нчы мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Батырлык дәресләре узды. Безгә 6 нчы татар сыйныфнда узган дәрестә катнашырга насыйп булды. Дәресне татар теле укытучысы Гүзәл Үлмәсова һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадерия Асылмәрданова алып барды. Дәрес Муса Җәлил исемен йөртүче музей бүлмәсендә узды.

“Вставай страна огромная” җыры яңгы­раганнан соң, музей бүлмәсендә экскурсия алып баручы малай-кызлар бер-бер артлы Муса Җәлилнең фронттагы батырлыклары турында сөйләделәр. Дәрес Муса Җәлил сүз­ләренә язылган җырлар, шигырь конкурсында җиңүче укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Укучылар “Моабит дәфтәрләре”нең муляжлары белән танышканда, Муса Җәлилнең язуы искиткеч матур булуын күрделәр. Шагыйрьнең кызы Чулпан автографы белән бүләк иткән китапларны карадылар. Курант тавышлары астында Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшенең исемен атаганда, йөрәк сыкрап куйды. Җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып барулары, аларның, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, 114 адымны җырлап үтү­ләре күз алдына килеп бас­ты. Соңыннан бер минутлык тынлык игълан ителде. Татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилгә багышланган әлеге дәрес балалар күңелендә эзсез югалмас.

… Гүзәл Шәһит кызы беренче елын гына татар теле укытучысы булып эшли. Ул Казан федераль университетында татар белгечләре әзерләүче курсларга язылган, тиздән дис­танцион рәвештә белем ала башлаячак. Шушы көннәрдә генә мәктәптә Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан узган шигырь уку конкурсында укучыларның бик теләп катнашулары турында да сөенеп сөйләде ул. “Беренче сыйныфта укучылар татар телен өйрәнмәсәләр дә, “Мин — татар”, — дип, шигырь уку конкурсында катнашырга теләк белдерделәр. Әлбәттә, мондый күренешләр минем күңелемә канат куя. Миңа татар теле укытучысы булып эшләү бик ошый”, – диде Гүзәл.

10 нчы мәктәп коллективы балаларны милли рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан рәсем конкурсы оештырып, аны мәктәп кысаларында гына калдырмадылар, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә республикакүләм дәрәҗәсенә күтәрделәр. 200гә якын бала Муса Җәлил әсәрләрен укып, рәсемнәр ясадылар. 19 фев­ральдә рәсем конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлеге “Яңарыш” газетасының сайтына урнаштырылды.

Рилия Закирова
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*