tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этаплары башланды
Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этаплары башланды

Татарстан районнарында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этаплары башланды

Бүгеннән Татарстан районнарында XXI “Созвездие-Йолдызлык” ачык яшьләр телевизион фестиваленең зона этаплары старт ала. Быел Татарстан Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Фестивальнең зона этаплары гадәттәгечә республиканың көньяк-көнчыгышыннан башлана. 26-28 февральдә “Созвездие-Йолдызлык” финалына чыгу хокукы өчен көрәш Баулыда, М. Җәлил ис. мәдәният йорты мәйданчыгында узачак. Бирегә республиканың Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы һәм Баулы районнарыннан иҗади яшьләр киләчәк. Конкурсның Баулыдагы зона этабында 1 меңгә якын яшь талант катнашыр дип көтелә.

Быел Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге жюри әгъзалары составына дөнья чемпионы, бал биюләре буенча өч тапкыр Европа чемпионы Арсен Агамалян һәм Мәскәү дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы мөдире урынбасары Евгений Кузнецов кебек шәхесләр өстәлә.
Жюри әгъзалары конкурсантларга бәя биреп кенә калмыйча, катнашучылар өчен мастер-класслар да бирәчәк һәм фестивальнең түгәрәк өстәлләрендә катнашачак.

Конкурсантлар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Җырга иң яхшы музыка”, “Җырга иң яхшы текст”, “Иң яхшы видеоклип” номинацияләрендә үз талантларын күрсәтәчәк.

Барлык чаралар да санитар нормаларга туры китереп, тамашачылар катнашыннан башка узачак.

Фестивальнең зона этаплары шулай ук 2-3 мартта – Зәйдә, 6-7 мартта – Актанышта, 9-10 мартта – Яр Чаллыда, 13-14 мартта – Чирмешәндә, 16-18 мартта – Биектау районының Шәпше авылында, 20-21 мартта – Балык Бистәсендә, 24-25 мартта – Апаста, 27-28 мартта – Яшел Үзәндә узачак.

Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале суперфиналын 17-21 апрельдә “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында уздыру планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә булачак. Фестивальнең Гран-при ияләре 29 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау гала-концертында игълан ителәчәк.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*