tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә булды
Татарстан делегациясе Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә булды

Татарстан делегациясе Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсенә эш сәфәре белән килде. Бүген ул биредә урнашкан Хан мәчете эшчәнлеге белән танышты.

Борынгы чыганаклар буенча, Хан мәчетен (Касыйм хан мәчете) XV гасырда Касыйм ханлыгына нигез салучы Солтан Касыйм төзеткән. Башка мәгълүматлар буенча, XVI гасыр уртасында Шахгали хан төзеткән. Кирпечтән төзелгән мәчетне 1702 елда Петр I боерыгы буенча җимергәннәр.

1768 елда Екатерина II боерыгы буенча иске нигездә бер катлы мәчет төзегәннәр. 2013 елның ноябрендә Рязань өлкәсе Арбитраж суды карары белән мәчет Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган. Шулай ук мәчет каршында Касыйм шәһәре тарих-мәдәни музей-тыюлыгының «Татар халкы тарихы фрагментлары» экспозициясе эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*