tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев күренекле хатын-кызларга ТР Президенты исеменнән бүләкләр тапшырды
Васил Шәйхразыев күренекле хатын-кызларга ТР Президенты исеменнән бүләкләр тапшырды

Васил Шәйхразыев күренекле хатын-кызларга ТР Президенты исеменнән бүләкләр тапшырды

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика конкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән бүләкләрне республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды, ул барлык хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

«Ир-ат буларак безнең бурыч — сез һәрвакыт бәхетле булсын өчен сезнең белән янәшә булу, җаваплылыкны үз җилкәбезгә алу, кайгырту!» — диде ул.

Быел, санитар-эпидемиологик хәл аркасында, конкурс онлайн-режимда узды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, гадәти булмаган форматка карамастан, катнашу өчен гаризалар күп килгән.

Барлыгы сигез: «Хатын-кыз — ана», «Хатын- кыз — лидер», «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият», «Минем язмышым — минем һөнәрем», «Галим хатын-кыз», «Өченче буын героинясы», «Бизнес-леди» һәм «Хатын-кыз — ел үрнәге» номинацияләрендә 23 герой бүләкләнде.

Ике — «Ир-ат — лидер» һәм «Ир-ат — мәрхәмәтле йөрәк» ир-ат номинацияләрендә бары тик медицина учреждениеләре хезмәткәрләре генә бүләкләнде.

«Бу номинацияләрдә сайлау безнең бер фикердә булды. Без бәхәсләшмәдек, фикер алышмадык, барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Чөнки нәкъ менә алар коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә алдынгы урында торды», — дип белдерде Зилә Вәлиева.

Лилия Шәйхетдинова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*