tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты

Бүген, Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.

Очрашуда җитәкчеләр Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка мемориаль такту ачу, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгына багышланган чаралар һәм Кырым Республикасында узачак Федераль Сабан Туе мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

6 октябрь көнне Милли Шура рәисе Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка мемориаль такта ачу тантанасында катнашачак, шулай ук биредә  Ялта шәһәренең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Ялтаның Идел буе, Урал һәм Себер татарларының “Акчура” иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән очрашу планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*