tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мариуполь мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Мариуполь мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Мариуполь мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Мариуполь мәчетендә булды.

Сөләйман солтан һәм Роксолана исемендәге Мариуполь  мәчете ― Донецк Халык Республикасы Мариуполь шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе һәм шул ук исемдәге ислам мәдәни үзәге. 2007 елның 15 октябрендә Төркиядән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы рәвештә ачылган: Төркия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фарук Нафиз Озак, өч урынбасары, парламент депутатлары, Төркиянең төрле провинцияләре губернаторлары һәм мэрлары белән бергә килгән булган.

Бина үзе төрек стилендә төзелгән. Тирә-юньдәге һәрнәрсә ак мәрмәр белән тышланган, ул шулай ук кояш яктысы нурлары астында ак төстә балкый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*