tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессында катнашучы милләттәшләребез белән очрашты
Васил Шәйхразыев Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессында катнашучы милләттәшләребез белән очрашты

Васил Шәйхразыев Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессында катнашучы милләттәшләребез белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Биредә ул чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессында катнашты.

Бүген Васил Шәйхразыев Мәскәүгә Россия ватандашларының VII Бөтендөнья конгрессында катнашучы милләттәшләребез белән очрашты. Алар Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Перудан килгән.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева һәм Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов булдылар.

Вице-премьер очрашуда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар: «Татар кызы», «Җәлил укулары», «Татарча диктант», студентлар өчен белем бирү программалары һ.б. белән таныштырды.  Шулай ук, ул конгрессның 30 еллыгы хакында сөйләде.

Моннан тыш, бүген старт алган һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия Халык санын алу мәсьәләлә да фикер алыштылар. Милли Шура рәисе әлеге акциядә һәр кеше актив катнашуының мөһимлеген билгеләп үтте.

29-30 октябрьдә Үзбәкстанда «Татар кызы» конкурсының финалы уза, шулай ук Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары милләттәшләребезне әлеге чараларда катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*