tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев милләттәшебез Марат Галиәхмәтовка Дәүләт бүләген тапшырды
Васил Шәйхразыев милләттәшебез Марат Галиәхмәтовка Дәүләт бүләген тапшырды

Васил Шәйхразыев милләттәшебез Марат Галиәхмәтовка Дәүләт бүләген тапшырды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев эш сәфәре белән Самара өлкәсендә. Бүген ул милләттәшебез, Самара өлкәсе Тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция полковнигы Марат Галиәхмәтовкә Президент исеменнән “ТАССРның 100 еллыгы” медален тапшырды. Чарада Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та катнашты.

Белешмә өчен: Марат Фәйзрахман улы Галиәхмәтов 2005 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (Югары юридик белем) тәмамлый, 2013 елда – Казан (Идел буе) федераль университетында белем ала. 2005 елдан ул прокуратура органнарында хезмәт итә, анда Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәр прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокуратурасының өлкән тикшерүчесе, Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Заречный районара тикшерү бүлегенең аеруча мөһим эшләре буенча тикшерүче булып эшли.

2009 елда РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Заречный районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары вазыйфасына билгеләнә.

Тикшерү комитеты оешканнан соң, 2011 елда Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Заречный районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары, аннары Чистай бүлеге җитәкчесе һәм Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе булып эшли.

2017 елда Киров өлкәсе буенча Киров шәһәре Первомайский районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. 2017 елдан 2021 елга кадәр ул Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасын башкара.

2021 елның июленнән Марат Фәйзрахман улы Самара өлкәсе буенча Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә «Казанышлар өчен» (2013), «Беренче тикшерү канцеляриясенә 300 ел» (2013), «Хезмәттәге тырышлык өчен» (2015) медальләре бар.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*