tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы буенча җирле оешма җитәкчеләре белән очрашты
Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы буенча җирле оешма җитәкчеләре белән очрашты

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы буенча җирле оешма җитәкчеләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы буенча җирле оешма җитәкчеләренең утырышы уза. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Ул оешма вәкилләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Үзенең чыгышы вакытында Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы буенча җирле оешма җитәкчеләренең ел дәвамында алып барылган эшчәнлегенә нәтиҗә ясау – чараның төп максатларының берсе икәнен ассызыклады.

– Күчмә утырышлар гадәттә елга бер тапкыр гына уздырылган булса, 2023 елда бу очрашуларны квартал саен уздырырга планлаштырабыз. Сезнең районнардагы, шәһәрләрдәге “Ак калфак”, “Туган якны өйрәнүчеләр” һ. б. оешмалар Бөтендөнья татар конгрессы канаты астына эшлиләр. Һәм сезнең җитәкче буларак төп максатыгыз – әлеге оешма эшчәнлекләре өчен уңайлы шартлар тудыру.

Данис Шакиров шулай ук утырышның Президиум әгъзалары белән дә таныштырды: Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Мостафин Данил,әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТР язучылар берлеге әгъзасы,Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары Заһидуллина Дания, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Натфуллин Дамир, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли бүлек җитәкчесе  Гыйззатуллина Энҗе,”Татмедиа”Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Миргалимов Ильдар.

Әлеге чарада җирле оешма вәкилләренең үз эшчәнлекләре турында чыгышлары көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*