tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәдрәсәләре һәм хафизлар әзерләү үзәкләре арасында III Республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды
Татарстан мәдрәсәләре һәм хафизлар әзерләү үзәкләре арасында III Республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды

Татарстан мәдрәсәләре һәм хафизлар әзерләү үзәкләре арасында III Республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды

Бүген, Жүмәдәл-әүвәл аеның 19нчы көнендә (13нче декабрьдә), Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 29 һәм 30нчы җүзләрен белү буенча III Республикакүләм бәйге узды. Ул Казан ислам университетының “Рәшидә” рухи-белем бирү үзәге бинасында үтте. Әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Усман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

Бәйгедә чыгыш ясаучыларга Коръән белгечләреннән һәм хафизлардан торган мәртәбәле жюри бәя бирде. Жюри әгъзаларын Коръән һәм Сөннәт эшләре буенча Бөтендөнья оешмасының вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Коръән мөгаллиме, Казанның Әхмәтзәки хәзрәт Сәфиуллин исемендәге мәчет имамы Әхмәт хәзрәт Ибраһимов, Мәскәү өлкәсе имамы Борһанетдин хәзрәт Рәхимов тәшкил итте.

Бәйгедә барлыгы 45 шәкерт катнашты, алар Казаннан кала, Чаллы, Әлмәт, Буа шәһәрләреннән килде.

Коръән бәйгесе биш этапта узды, һәрбер этап барышында жюри командаларның әгъзаларына сораулар бирде. Шулай итеп, мәдрәсә укучылары Коръәннең 29-30нчы җүзләрен яттан белүләрен, ә иң мөһиме – дөрес укуларын күрсәттеләр.

Җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашында үтте. Җитәкчеләр Коръәнне өйрәнү һәм ятлау өлкәсендә хезмәт куючы шәкертләргә, аларның остазларына тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Тәхфиз үзәкләре арасында 1нче урынны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, 2нче урынны Казан ислам университеты командасы яулады.

Татарстан мәдрәсәләре арасында беренче урынны Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе командасы, икенче урынны Казаннан “Мөхәммәдия”, өченчене Буа мәдрәсәсе алды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*