tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мордовиядә Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү урынын карады
Васил Шәйхразыев Мордовиядә Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү урынын карады

Васил Шәйхразыев Мордовиядә Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү урынын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мордовия Республикасына килде. Биредә ул Аксеново авылында Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү территориясен карады.

Шулай ук биредә Сабан туен оештыру һәм уздыру буенча эшлекле киңәшмә узды.

Бәйрәмнең төп чаралары 2 июльдә Аксеново авылында узачак. Сабантуйга Россиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Мордовиянең барлык районнарыннан кунаклар килер дип көтелә.

Бәйрәмендә авыл хуҗалыгы техникасы, ретро-автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы хайваннары күргәзмәләре эшләячәк, милли спорт төрләре – армреслинг, гер спорты буенча республика спартакиадасы узачак, мордва милли көрәше һәм фин-угор ярышлары традицияләрен реконструкцияләү тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*