tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр Сабантуе узды
Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр Сабантуе узды

Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр Сабантуе узды

Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр Сабантуе узды. Бу бәйрәмне оештыручылар: җирле Ак калфак оешмасы җитәкчесе Айгөл Нәүрүзбаева һәм аның ярдәмчесе Эльвира Әхмәтҗанова, оешма кызлары.
Бу Сабантуйның үзенчәлеге, тарихы бар. Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез!
Әбиләр сабантуе авылда беренче тапкыр 1965 елда салам түбәле ындыр табагында үткәрелә башлаган. Авыл Сабан туе ерак урында булу сәбәпле, әби-бабайлар анда бара алмаган. Өлкәннәр нәүмиз булып калмасын дип, аны Кәшиф абый Солтанов авыл халкы белән бергәләшеп оештырган. Аннан бәйрәм ике тау арасына күчерелгән, хәзер тау битендә уза. Тора бара “Әбиләр сабантуе” колач җәеп зурлап үткәрелә башлый, чөнки мәдәният йорты хезмәткәрләре,авыл җирлеге ярдәм итә башлый. Тора бара әбиләр сабантуеның иганәчесе дә барлыкка килә. Ул Надым шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Сафин Азат Нәҗипович. Традицион әбиләр сабантуеның тарихы белән Башкортостан галимнәре дә кызыксына башлый, аның турында гәҗитләрдә,журналлар да яза башлыйлар. Бу елны әбиләр сабантуе уздыра башлауга 57 ел булды.
Әбиләр сабантуе һәрвакыттагыча авыл халкының,килгән кунакларның яраткан бәйрәме. Чөнки ул шулкадәр йөрәк җылысы,әби-бабаларыбызның хәер -фатихасы белән,азан тавышлары белән башланып китә. Әби-бабаларыбыз,килгән кунаклар чын мәгънәсендә бу бәйрәмнән рухи азык алып,ял итеп кайтып китәләр. Җыр-бию, уеннарда катнашалар. Ә сәламәтлекләре чикләнгән өлкәннәребез читтән генә ләззәтләнеп бәйрәм күзәтәләр. Җыр-моңга осталары моңлы татар халык җырларын җырлыйлар,мөнәҗәтләр әйтәләр.
Ак калфак оешмасы кызлары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*