tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе уздыру буенча киңәшмә үткәрде
Васил Шәйхразыев Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе уздыру буенча киңәшмә үткәрде

Васил Шәйхразыев Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе уздыру буенча киңәшмә үткәрде

Бүген, 30 июньдә, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мөслим районында булды. Бирегә шулай ук БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та килде.

Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе узды. Шулай ук җитәкчеләр милли бәйрәм узачак мәйданчыкларны карадылар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 2-3 июлендә ТР Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*