tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда «Ага Базар» фестивале ачыла
Болгарда «Ага Базар» фестивале ачыла

Болгарда «Ага Базар» фестивале ачыла

3 июль көнне татар яшьләре Болгар музей-тыюлыгы биләмәсендә, күп гасырлардан соң, тәүге мәртәбә «Ага Базар» халыкара этномәдәни фестивале үткәрергә җыена. Фестивальнең үзәк мәйданчыгында  урта гасырлардагыча  «Шәрык базары»  оештырыласы. Анда тиңдәше булмаган кул эшләре әйберләре белән янәшә, сәүдә рәтләре дә тезелеп китәчәк. Шулай ук тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгатькә караган һөнәрчелек остаханәләре, андагы иҗади шөгыльләр тәкъдим ителәчәк.

«AGA VAZAR» этномәдәни фестивале 11 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә «Күп аһәңле Татарстан» республика конкурсында һәм «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклор бәйгесендә катнашучы профессиональ һәм һәвәскәр  коллективларның кыллы музыкаль әсәрләре  бәйрәм сәхнәсендә яңгырап торачак. Сәләте һәм  теләге булган һәр кунак интерактив программаларда, мастер-классларда, горфи-милли уеннарда катнаша ала. Мәйданчыклар иммерсив тамаша форматында эшләячәк.

Мәйданчыкларда  Идел буе халыкларының милли ишегаллары,  аларның көнкүрешен,  кием-салымын, аш-су әйберләрен эченә алган этнографик экспозицияләре тәкъдим ителәчәк. Фестиваль кунаклары өчен районнардан килгән һәвәскәр фольклор коллективлары чыгыш ясыйсы.

Бәйрәм кунаклары бик теләгәндә  җирле ашчылар әзерләгән ризыклардан: какланган, киптерелгән балыктан авыз итәргә, яңа суыртылган бал татып карарга, табигый үсемлек мае, яңа пешкән икмәк, төрле тәмлүшкәләр сатып  алырга мөмкин.

Дөяләр, атлар, кәҗәләр, хаски токымындагы этләр белән әйләндереп алынган мәйданчыкта фотога төшәргә мөмкин. Кичен сәхнәдә кунакларны популяр артистлар башкаруында зур концерт — тамаша көтә.

Халыкара мәдәни фестиваль  Идел Болгарында  сәүдә-һөнәрчелек  һәм мәдәни үзәге булган «Ага Базар»ның күләмле җыелма үрнәгенә әвереләчәк. Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды.  Оештыручылар: Татарстан Республикасының  «Татар мәдәни ресурс үзәге» һәм «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениеләре.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*