tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Кече авылның олы шатлыгы

ВИДЕО: Кече авылның олы шатлыгы

Матур булса да торган җир, сагындыра туган җир. Ә туган җирдә елына бер тапкыр булса да күрешеп, хәл-әхвәлләрне белешү, сагыну хисләрен уртаклашу – үзе бер гомер. Чирмешән районының 12 йортлы Кызыл Чишмә авылында туып-үскән якташлар да туган җирне онытмыйлар, ел саен җәен авылларына кайталар, чишмә буенда Корьән ашы уздыралар.

Моннан 95 ел элек Утыз Имән авылыннан берничә гаилә Сөлчә елгасы буйлап, урман буендагы чишмәләр башланган урынга күченеп, йортлар сала. Табигатьнең искиткеч матур урыны бу: әкияттәге сыман, кызыл ташлар арасыннан чылтырап йөгерек чишмәләр ага, тирә –юньне чәчәкле, җиләкле хозур урман чолгап алган.
Минһаҗевлар гаиләсе кайткан барлык авылдашларын самоварлар куеп, шифалы үләннәрдән, җиләкле чәй эчертте, үзләре пешергән тәм-томнан авыз иттерде.

Мәйданга авылның яшәешен-көнкүрешен чагылдырган әйберләрне тезеп куйганнар. Барысы да күз карасыдай кадерле. Ат арбасы тәгәрмәченнән алып, керосин лампасына кадәр бар.

Күрешеп кочаклашу, эчкерсез аралашу шатлыгынан мәйдан балкып-гөрләп торды.

Кайчандыр гөрләп торган 75 йортлы авылда хәзер санаулы гына кешеләр яши.

Кызыл Чишмә кияве Рафикъ Әхмәтов тумышы белән Чистай ягыннан, бәйрәмгә сөлгеләр күргәзмәсе белән кайткан.

Кызыл Чишмә халкы бер йодрыкка берләшеп, бердәм яши. Бер эш кузгатсалар, дәррәү килеп өмә ясыйлар. Берничә ел элек Казанда яшәүче эшмәкәр Илгиз Мөхәммәтов мәчет салу өчен бура кайтарткан. Мәчетне өмә ясап салганнар.

Бергәләшеп өйлә намазын укыдылар.
Кызыл Чишмә – чишмәләр иле. Нефтьчеләр, авылдашлары ярдәме белән аларны төзекләндергәннәр.

Кызыл Чишмәдә авыл көнен чират буенча ел саен бер гаилә уздыра. Быелгысын Сәйфуллин Нәбиулла аганың биш баласы–Әгъдәс, Розалия, Хафиз, Илхат, Әлфия үз көчләре белән оештырган. Барысы да Түбән Камада яши. Розалия Сәйфуллина-Гыйззәтуллина – мөгаллимә, филология фәннәре кандидаты. Туган авылына багышлап китап язган, очрашуда аны да тәкъдим иттеләр.

Авыл көне Кызыл чишмә буендагы яланда 300 кешелек зур Корьән ашы белән тәмамланды. Бакыйлыкка күчкән авылдашылары рухына дога кылдылар. Кызыл Чишмәдәге якты күркәм очрашулар киләчәктә дә насыйп булсын!
Фәнис Мөхәммәтов, Ирек Хәмидуллин, Илсур Вәлиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*