tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Нефтекамск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Нефтекамск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Нефтекамск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул Нефтекамск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды.

Шәһәр кунаклары өчен мәчет төзелеш сәнгате һәм милли мәдәният һәйкәле, экскурсия программасы пункты буларак кызыксыну уята. Бу мәчет шулай ук шәһәрнең рухи тормышының үзәге һәм гыйбадәт кылу урыны булып санала.

Васил Шәйхразыев Җәмигъ мәчетенең хәзрәте Тәфкил Гыйлемшинга истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*