tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсе хакимияте вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсе хакимияте вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсе хакимияте вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Рязань өлкәсенә килде. Биредә ул Рязань өлкәсе хакимияте вәкилләре һәм Касыйм шәһәре муниципаль округы вәкилләре белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Рязань өлкәсе хөкүмәтенә рәхмәтләрен җиткерде һәм ел саен Федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде.

-Без гыйнварь аенда Удмуртия Республикасы һәм Байкал аръягы краендагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашулар уздырдык. Бүген Рязань өлкәсендә дә бу чара узачак. Россия төбәкләренә сәфәрләрне 23 февральгә тәмамларга планлаштырабыз,-диде ул.

Милли Шура рәисе Касыйм шәһәре һәм Рязань өлкәсе администрациясенә Татар мәдәният һәм сәнгать үзәген үстерүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Васил Шәйхразыев шулай ук 2022 елда Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы узганын да билгеләп үтте.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев,  Рязань өлкәсенең Территорияләр эшләре һәм мәгълүмати сәясәте министрлыгы Иван Ушаков, Касыйм шәһәре муниципаль берәмлек администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Андреева һ.б. катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*