tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров белән очрашты
Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров белән очрашты

Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров белән очрашты

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкиле Рамил Закиров белән очрашты.

Рамил Закиров – Саха (Якутия) Республикасының “Туган як” татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы әгъзасы, эшмәкәр. Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы вәкиле итеп 1 елга билгеләнгән.

Очрашуда Татарстан Республикасында Якутия көннәрен үткәрү турында фикер алыштылар. Чара 7-11 июньгә планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2-3 мартта Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәре кысаларында Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты. Ул вакытта Саха (Якутия) Республикасының “Туган як” татар мәдәни үзәге өчен бина булдыру мәсьәләсе күтәрелгән иде. Күптән түгел, 20 апрельдә, оешма өчен Якутск шәһәре үзәгендә офис бүлеп бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*