tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта Олег Капитанов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта Олег Капитанов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербургта Олег Капитанов белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең Төньяк башкаласында Санкт-Петербургның милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәтен тормышка ашыру буенча комитет рәисе Олег Капитанов белән очрашты. Чарада Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт-Петербургтагы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев,  БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнашты.

Васил Шәйхразыев татар мәдәни үзәгенә бина бирелгән өчен шәһәр җитәкчелегенә зур рәхмәтен җиткерде. Олег Капитановтан әлеге үзәк ачылганнан соң, анда эшләргә хезмәткәрләр алу өчен мөмкинлекләр тудыруда ярдәм сорады.

Милли Шура рәисе 2018 нче елдан бирле Федераль округларда татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар уздырылуы хакында сөйләде. Санкт-Петербургка  килүе дә Төньяк һәм Көнбатыш федераль округына кергән татар оешмалары активы белән утырыш уздыру максатыннан икәнен җиткерде.

Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды. Аның оешуына 30 ел булачагын искәртте. Васил Шәйхразыев Олег Капитановка Санкт-Петербургтагы Россия этнография музеенда татар халкының тормыш-көнкүрешенә, тарихына багышланган экспозиция булдыруда ярдәм күрсәткән өчен зур рәхмәтләрен белдерде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*