tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев сәнгать осталары концерты бинасын карады
Васил Шәйхразыев сәнгать осталары концерты бинасын карады

Васил Шәйхразыев сәнгать осталары концерты бинасын карады

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха (Якутия) республикасының Якутск шәһәрендә.

2025 елда Саха Республикасы XXV Федераль Сабантуй уздыру урыны булыр дип көтелә. Милли бәйрәмгә әзерлек кысаларында Васил Шәйхразыев сәнгать осталары концертын үткәрү бинасын һәм Р. Н.Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү залын карады.

Сәнгать осталары концертын Д.К. Сивцева Суорун Омоллоон исемендәге Дәүләт опера һәм балет театрында уздырырга планлаштыралар. Бу Ерак Көнчыгыш федераль округында беренче стационар опера һәм балет театры, Россия музыкаль театрлар Ассоциациясенә, Халыкара балет конкурслары Федерациясенә керә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*