tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Шыкча авылы мәктәбендә булды
Васил Шәйхразыев Шыкча авылы мәктәбендә булды

Васил Шәйхразыев Шыкча авылы мәктәбендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  белән Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Шыкча авылы мәктәбе белән танышты. Биредә Милли Шура рәисе туган тел һәм әдәбият укытучыларының район семинарында катнашучыларны да сәламләде.

Шыкча мәктәбе элек-электән тырыш укучылары, белемле педагоглары белән данлыклы булган. Хәзер дә ул абруен кадерләп саклый, үстерә.

Мәктәптә лаеклы уку бүлмәләре, заманча укыту материаллары һәм җиһазлары бар. Алар белем бирүнең уңайлы шартларын тәэмин итә. Мәктәпнең өстенлекләре арасында тәҗрибәле укытучыларны, һәр укучыга индивидуаль якын килүне, дәрестән тыш эшчәнлекнең төрлелеген, спорт секцияләрен һәм түгәрәкләрен, шулай ук белемнәрне тикшереп тору һәм бәяләү системасын билгеләп үтәргә мөмкин.

Мәктәптә 2013 елда музей оештырылган. Хәзерге вакытта музейда 100дән артык экспонат саклана. Мәктәп музеенда музей дәресләре, батырлык дәресләре үткәрелә. Музей экспонатлары еш кына класс сәгатьләрендә, ачык чараларда кулланыла. Биредә күргәзмәләр, тантаналы чаралар, истәлекле даталар һәм бәйрәмнәр уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*