tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Сөнни мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Сөнни мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Сөнни мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  Төньяк Осетия-Алания Республикасына сәфәре барышында Владикавказ шәһәрендәге Сөнни мәчетендә дә булды. Ул гыйбадәт йортының тарихы белән танышты. Төньяк Осетия-Алания Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Хаҗимурат хәзрәт Гацаловка Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган Коръән бүләк итте.

Мәчет 1900 нче елда төзелә башлый. Гыйбадәт йортын салуда татарларның өлеше зур булган. Мәчет төзү эшенә беренче акчаларны да алар бирә.

1934 нче елда мәчет бинасын сүтелүдән саклап калучылар шулай ук милләттәшләребез – хәрби татарлар була. Совет власте елларында биредә мәдәният йорты да, музей да урнаша. Ә 1996 нчы елда мәчет кабат үз ишекләрен ача. Бүген ул гаҗәеп матур архитектуралы бина буларак туристларны да үзенә җәлеп итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*