tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  Төньяк  Кавказ Федераль округына эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Төньяк Осетия-Алания Республикасында очрашуларны тәмамлап, Чечен Республикасына килде.

Биредә аны Чечен  Республикасының милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгының милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр департаменты директоры Сурхо Мунаев һәм Чечен Республикасы Башлыгы вәкиллеге җитәкчесе Асламбек Бердуков каршы алды.

Иртәгә, 24 гыйнварда, рәсми чаралар, татар активистлары белән очрашулар планлаштырылган.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*