tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда “Манзара” спорт һәм музыка премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр

ВИДЕО: Казанда “Манзара” спорт һәм музыка премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Иң көчле көрәшчеләр һәм танылган артистлар катнашындагы тантана Пирамидада узды. Елның беренче турнирына – гадәттәгечә, Сабантуй батырлары, көрәш буенча халыкара һәм илкүләм ярышларда җиңүчеләр җыела. “Манзара” милли рухта үтте: бил алышулар монда татар җырлары белән үрелеп бара. Җиденче ел ул көрәшчеләрне таныта, яңа исемнәрне барлый. Чемпион билбавы өчен безнең республикадан, Башкортстан һәм Удмуртиядән 16 спортчы көч сынашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*