tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярославльдә I гаилә спектакльләре фестивале узды
Ярославльдә I гаилә спектакльләре фестивале узды

Ярославльдә I гаилә спектакльләре фестивале узды

2024 нче елның 21 гыйнвар көнендә Ярославль шәһәрендә балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган I гаилә спектакльләре фестивале булып узды.

Фестиваль татар телендә «Ярославль якшәмбе мәктәбендә татар телен гаилә белән өйрәнү еллык программа» проекты кысаларында үткәрелде. Ул Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты хисабына гамәлгә ашырылды. Фестивальнең оештыручысы  «Ярославль өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы. Ярославль шәһәрендә татар телен өйрәнүче балалар һәм аларның гаиләләре катнашты. Абдулла Алиш әсәрләренә нигезләнгән спектакльләр күрсәтелде.Талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелде. Проект җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, Габидуллина Ландыш Фаритовна.

Сәхнә түрендә 2 яшьлек сабыйдан алып 85 яшьлек әбигә кадәр уйнадылар. Алты гаилә ике ай дәвамында әзерлек алып барды.

Нәтиҗәдә, 1 урынга Саухина Лилия гаиләсе («Куян кызы»);
2 урынга Тимербаев Тимур һәм Милана гаиләсе («Тукмар белән Чукмар»);
3 урынга Сифукова Мәдинә, Җәмилә, Азамат «Койрыклар» әкияте белән лаек булдылар.

Низамеева Риана, Даяна («Биккуркак белән Бикбатыр»), Мудров Әмир, Алия гаиләләре «Сертотмас үрдәк» спектаклләре өчен бүләкләнделәр.

Һәр команда медаль һәм диплом, шулай ук 4000 сумнан алып 10000 сумга кадәр булган төрле суммадагы сертификатлар рәвешендә призлар алды.

Бер катнашучы, Сафия Гыйзатулинаның әзерләнүен билгеләп үтәргә кирәк. Алар бик күп киртәләр аша фестивальдә катнашу өчен зур әзерлек алып бардылар, ләкин Сафия барыбер авырып китте. Аның командасы Сафия өчен чыгыш ясап, нәкъ менә Абдулла Алишның безгә тапшырырга теләгән көчнең дуслыкта булуын исбат итте. Шулай итеп, медаль һәм диплом барыбер үз хуҗаларына барып җитте.

Жюри әгъзасы Бирюкова Алсу Галимҗан кызы һәрвакыттагыча бик күп күчтәнәчләр төяп килгән иде. Юмарт рәвештә һәр команданы, яхшы чыгыш ясаучыларны күз яшьләре аралаш мактап, бүләкләрен таратты. Уеннарга иҗади якын килүләре, күңелле көн һәм бу чарадан онытылмас тәэсирләре өчен рәхмәт белдерде.

Әлеге фестиваль гаиләләр белән вакыт үткәрүнең яхшы ысулы гына түгел, ә балалар һәм өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен үстерүнең мөһимлеген дә күрсәтте. Һәр катнашучы үзен күрсәтергә, үз таланты өчен танылырга мөмкинлек алды.

Барлык катнаушычыларга, килгән кунакларга, төрле ярдәм күрсәткән барлык дусларга, фикердәшләргә рәхмәт әйтеп калабыз.

Рухи дөньяны баетучы мондый проектлар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез. Без киләчәк буыннар өчен ата-бабаларыбызның мәдәни мирасын саклап кала алачакбыз.

Ландыш Габидуллина, Ярославль шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*