tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Россия Герое Әхмәт Кадыйров исемендәге мемориаль комплекс белән танышты
Милли Шура рәисе Россия Герое Әхмәт Кадыйров исемендәге мемориаль  комплекс белән танышты

Милли Шура рәисе Россия Герое Әхмәт Кадыйров исемендәге мемориаль комплекс белән танышты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасында. Бүген ул Грозный шәһәрендә Россия Герое, Чечен Республикасының беренче Президенты  Әхмәт Кадыйров исемендәге мемориаль комплекста булды. Әлеге комплекс Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана.

Васил Шәйхразыев комплекс белән танышты. Биредә музей, парк, һәйкәлләр урын алган. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә мәңгелек ут яна. Әхмәт Кадыйров музеена 2004 нче елда нигез салына. Биредә Чечен Республикасыннан чыккан СССР Геройлары сурәтләре белән барельефлар куелган. Ел дәвамында күргәзмәләр дә оештырыла.  Музей янәшәсендә Дан аллеясы булдырылган.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Герое Әхмәт Кадыйров истәлегенә куелган мемориаль һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*