tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Хөкүмәте рәисе Мөслим Хучиев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Хөкүмәте рәисе Мөслим Хучиев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Хөкүмәте рәисе Мөслим Хучиев белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  Төньяк  Кавказ Федераль округына эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Чечен Республикасы Хөкүмәте рәисе Мөслим Хучиев белән очрашты.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һ.б. катнашты.

Хөкүмәте рәисе Мөслим Хучиев кунакларны Республика башлыгы Рамзан Кадыйров һәм үз исеменнән сәламләде. Ике республиканың  тугандаш булуын һәм җитәкчелекнең еллар дәвамында аралашып яшәвен искәртте. Чечен Республикасында меңнән артык татар яшәвен һәм аларның төрле өлкәләрдә уңышлы эшчәнлек алып баруларын белдерде.

Милли Шура рәисе очрашуда катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте Һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белән Рамзан Кадыйровның дуслыгы ике республика өчен дә икътисади һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуда зур роль уйнавын ассызыклады. Грозный шәһәренең матурлыгына соклануларын җиткерде. Әхмәт Кадыйров исемендәге мемориаль комплекстан алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Бу комплекс бөек халыкның бөек улы язмышын чагылдырудан тыш, яшь буынга үрнәк һәм тәрбия бирү урыны да,”-дип белдерде ул.

Алга таба Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, шулай ук оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды. 2024 нче елны Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан итүен, ә Россия Президенты тарафыннан илдә “Гаилә елы” дип билгеләнүен җиткерде. Шул уңайдан, Татарстанда ел дәвамында шәхесләрне һәм үрнәк гаиләләрне барлау буенча күптөрле чаралар узачак, диде.

Васил Шәйхразыев 2018 нче елдан бирле Федераль округларда татар иҗтимагый оешмалары белән очрашуларның даими узуы хакында да сөйләде. Кичә Владикавказ шәһәрендә үткән чаралар белән таныштырды. Быелгы җыеннарда, оешмалар утырышларында март аенда узачак сайлауларның ил язмышында мөһим икәнлеген һәм халкыбызга анда актив катнашырга кирәклеген аңлатабыз, дип белдерде. Васил Шәйхразыев Мөслим Хучиевны май аенда узачак “Изге Болгар җыены”на чакырды.

Җитәкчеләр ике республика арасында социаль-икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре һәм киләчәктә Сабан туен уздыру хакында да фикер алыштылар. Чечен Республикасы Хөкүмәте рәисе Мөслим Хучиев Рамзан Кадыйровның һәрвакыт Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан эшчәнлеген үрнәк итеп куюын әйтте. “Сезнең республикада тәҗрибә итеп алырлык мисаллар шактый. Төбәкләрнең көчле булуы – илнең көчле булуы ул,”-диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*