tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Владикавказ шәһәрендә татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Владикавказ шәһәрендә татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Владикавказ шәһәрендә татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия-Алания Республикасына сәфәре барышында Төньяк Кавказ Федераль округына кергән  татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу уздырды.

Утырышта Төньяк Осетия-Алания Республикасының  милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр министры Алан Багиев, Иҗтимагый палата әгъзасы, “Наша Осетия” хәрәкәте рәисе Владимир Лагкуев, Төньяк Осетия-Алания мөфтие Хаджимурат Гацалов, шулай ук Төньяк Осетия-Алания, Кабарда-Балкар республикаларыннан, Ставрополь крае һәм башка төбәкләрдән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Очрашуга җыелучыларны Төньяк Осетия-Алания Республикасының  милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр министры Алан Багиев сәламләде.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде. 2018 нче елдан бирле Федераль округларда җыеннар оештырылуы турында әйтте. 45 чит илдә, шулай ук Камчаткадан алып Калининградка кадәр илнең барлык төбәкләрендә дә диярлек татар оешмалары булуын ассызыклады.

Татар активына Курган өлкәсендәге Йолдыз авылы фаҗигасе турында фильм да күрсәтелде. Милләттәшләребез татар авылын янгыннан соң кабат торгызу эшчәнлеге белән танышты.

Милли Шура рәисе үз чыгышында 2024 елны ил башлыгы Владимир Путинның “Гаилә елы” дип игълан итүен, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан  “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен әйтте. “Гаиләнең нигезен дә күркәм шәхесләр бизи. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгеле әдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу кирәк,” – диде ул.

Васил Шәйхразыев март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды. “Илебезнең киләчәк язмышы өчен бу җаваплы көннәр. Чөнки алдагы тормышыбыз безнең актив гражданлык позициясенә бәйле,”-дип белдерде.

Төньяк Кавказ Федераль округына кергән  татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре үз чыгышлары вакытында башкарган эшләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

Чара ахырында татар иҗтимагый оешмалары активистларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Очрашу Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты белән тәмамланды. 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*